МСК сертификатларын тапшыру

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Чара кысаларында яшь әниләргә пенсия тупланмалары акчаларын тормышка ашыру, балалары булган гаиләләргә ярдәм итү турында закон нормалары, әлеге акчалардан файдалануның яңа мөмкинлекләре турында Менделеевск районындагы бүлек җитәкчесе Раушан Иштанова аңлатты. 2020 елның гыйнварыннан ана капиталын индексацияләү башкарыла, аның күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк.2020 елда ана капиталы белән эш итү срокларын кыскартуга кагылышлы үзгәрешләр көтелә. Кредит оешмаларына акча күчерү һәм эш итү турындагы гаризаны карау вакыты ике тапкыр кыскартылачак, бу РПФ һәм кредит оешмалары арасында электрон хезмәттәшлек, шулай ук сертификат хуҗасының кредитка сәләтлелеген һәм аның акчалар белән эш итү хокукын тикшерүне синхронизацияләү хисабына башкарылачак.

 

Менделеевск районында КС белгечләре пенсия фондының электрон хезмәтләре мөмкинлекләрен дә аңлаталар. Шулай ук ана капиталы сертификатларына ия булучыларга әлеге тематика буенча тулы мәгълүмат тупланган тарату материалы тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International