"Эшмәкәрләр сыраны ваклап сату турында декларацияне тапшырганга, безнең район рейтингы бәйле булачак", - дип билгеләп үтте Эльмира Досманова.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга карата санитар таләпләр , шул исәптән ваклап сатуга карата "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары буенча территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Вахонина Ирина Алексеевна сөйләде.
Шулай ук оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирә алдылар.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасында җитештерелгән аракыны сатуның кимүенә юл куймау, ЕГАИС системасында алкогольле продукцияне сатуны исәпкә алуны бозмау, алкоголь продукциясенә минималь ваклап сату бәяләрен үтәү турында Карар кабул ителде, моннан тыш, Менделеевск райпосы ҖЧҖ тарафыннан бер атна эчендә авыл җирлекләрендә сәүдә объектларын норматив халәткә китерү (сәүдә объектларын ремонтлау) буенча күчмә сәүдә графигын һәм юл картасын тәкъдим итү турында Карар кабул ителде.