Менделеевск шәһәренең 4 нче мәктәбендә уку автосыйныфы ачылды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Балалар моның өчен махсус җиһазландырылган урында юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәнәчәкләр. "Менделеев яңалыклары"язалар.

Ачылу тантанасында районда юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Флюра Гыймаева, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Гасыймов, мәктәп директоры Луиза Хәбибуллинага юл билгеләре, светофор, куркынычсыз хәрәкәт буенча плакатлар күрсәттеләр. Шулай ук сыйныф ике яклы «юл хәрәкәте әлифбасы» магнит-маркер тактасы, «Юл әлифбасы»өстәл уены белән җиһазландырылган.

Укытучы-оештыручы, ОБЖ укытучысы Лилия Гыйззәтуллина 11 сыйныф укучылары Зәринә Елизарова һәм Ангелина Юмагужина белән берлектә «Җәяүле әлифбасы»дигән викторина үткәрделәр. Анда 3-4 сыйныф укучылары катнашты.

«ЮИД» һәм «Юнармия» командалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Барлык балалар да истәлекле бүләкләр һәм яктылык кайтаргыч элмә такталар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International