Менделеевскида агымдагы елда 120 млн. сумлык 24 объектны төзекләндерергә планлаштыралар. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өч ел эчендә барлыгы 80нән артык ишегалды тәртипкә китереләчәк. Программа барышында йорт яны территорияләрен киңәйтү, парковка урыннарын арттыру, тротуарлар булдыру, яктыртуны оештыру, кече архитектура формаларын урнаштыру каралган.