Кичә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә иртәнге планерка булды.
Планерканың башында ук юридик бүлек баш белгече Моисеев Алексей Юрьевичны туган көне белән котладылар.
Киңәшмә барышында район тормышының мөһим темалары турында фикер алыштылар. Узган чаралар, урам утларын урнаштыру, кар чистарту, сукбай этләр проблемасын хәл итү буенча сораулар күтәрелде, барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.