Илнәт авыл китапханәсе "блокадалы икмәк"Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китапханә залында "Батырлык көне"дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
Китапханәче балаларга Ленинград блокадасының куркыныч көннәре, блокадалы икмәк белән бәйле тарихи фактлар, блокадалы шәһәр кешеләренең батырлыгы, кешеләргә ач үлем белән көрәшергә ярдәм иткән тормыш юлы турында сөйләде. Акциянең төп символы 125 граммлы икмәк кисәге булды. Акциядә катнашучыларның барысына да 125 граммлы блокадалы икмәк кисәген символлаштыручы икмәк кисәген алырга һәм Ленинград блокадасында һәлак булганнарны искә алырга тәкъдим ителде.