29 гыйнварда рус әдәбиятының бөек классигы, язучы Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Монаш авыл китапханәсе әлеге вакыйгага багышланган «Чеховны укыйбыз һәм укыйбыз» дип исемләнгән әдәби акция үткәрде.
Китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Акция барышында А.п. Чеховның «Каштанка» һәм «Белолобый»хикәяләре укылды.Акциядә 2 һәм 4 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәдә «А.п. Чехов – язучы һәр заманга»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.