Менделеевлылар РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевка нинди сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды. Марат Мансуровичка сораулар белән җиде кеше мөрәҗәгать итте.Сораулар «Земский доктор» программасы буенча шәһәргә җәлеп ителгән табиблар өчен юл субсидияләре түләүләренә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр исәбенә Тихоново авылы территориясен киңәйтү кирәклегенә кагылышлы иде. Менделеевскилыларның барлык мөрәҗәгатьләре депутатның шәхси контроленә алынды. "Менделеев яңалыклары"язалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International