«Җиңелмәс Ленинград шәһәре»

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

«Җиңелмәс Ленинград шәһәре»

29 гыйнвар көнне Ижевка авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә Россиянең Хәрби дан көненә, 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «Тынгысыз Ленинград шәһәре» дип исемләнгән тематик программа үткәрделәр. 75 ел безне кырыс һәм дәһшәтле сугыш елларыннан аера,ләкин вакыт беркайчан да илебез тарихында иң авыр һәм иң каты сугышлар булган Бөек Ватан сугышын халык хәтереннән төшерми.Чара барышында «Ленинград блокадасы» дигән презентация һәм видео-ролик күрсәтелде, балалар шигырьләр укыдылар. Соңыннан Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International