
Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2 млн.сум күләмендә ярдәм алды. Хуҗалыкта 100 баштан артык эре мөгезле терлек асрала. 53 баш савым сыеры исәпләнә.
Ферма заманча таләпләргә җавап бирә. Комплекс төзелешендә элек район аграрчылары кулланмаган яңалыклар кулланылган. Сыерлар бәйсез ысул белән тотылачак. Бу ысул малларны сыер абзары һәм урамда йөри торган территорияләр буенча ирекле йөртүне күздә тота. Бу терлекләрнең хәрәкәт активлыгын тәэмин итә. Саву махсус саву залында үткәрелә.
Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, методның стандарт эчтәлеге алдында өстенлекләре бар:
- Эшче куллар штаты кими, терлекләрне карау азрак көч һәм вакыт таләп итә. Сыерларның активлыгы ИММУНИТЕТны арттыра һәм сәламәтлеген ныгыта. Моннан тыш, терлекләрнең сөт продуктлылыгы да арта.
Эльдар Мәхмудовны өй туе белән котларга район башлыгы да килгән иде. Шулай ук, ЭльдарМәхмүтов Кураково авылында гаилә терлекчелек фермасы ачылу уңаеннан һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Валерий Чершинцев сүзләренә караганда, әлегә ярдәм һәм мөмкинлек бар, авыл хуҗалыгын үстерергә кирәк. Проектлар бар һәм алар гамәлгә ашырылачак, дип билгеләп үтте җитәкче. Район башлыгы яңа объектны файдалануга тапшыру белән хуҗага рәхмәт белдерде. Сөт терлекчелеген үстерүне теләде.