
1 нче февраль көнне район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды.Киңәшмә барышында 2019 елда халык контроленә мөрәҗәгатьләр турында анализ белән оештыру бүлеге начальнигы Хикмәтуллина Регина чыгыш ясады. Шулай ук узган чаралар, шәһәрне төзекләндерү, хуҗасыз челтәрләр, аренда түләүләре һәм видеоконференция нәтиҗәләре буенча да сораулар каралды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.