Менделеевск Балалар иҗат үзәгендә гражданнар җыены узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

31 гыйнвар көнне Менделеевск Балалар иҗат үзәгендә гражданнар җыены булып узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Абдуллин Рөстәм Альбертович эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде һәм халыкны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. 

"Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 2019 елда башкарылган эшләре турында хисап белән "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Маслова Лидия Александровна чыгыш ясады. 

Шәһәрдә һәм районда янгын куркынычсызлыгы турында ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Менделеевск районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Скоробогатов Максим Владимирович сөйләде. 

Халыкны подъездларда капиталь ремонт, ТКХ өчен түләү, күп фатирлы йортларга, подъездларга хезмәт күрсәтү, аерым алганда, панельара җөйләр һ.б. сораулар борчыды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International