Үзәк район хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«Ак халатлы фәрештәләр» дигән чарага шәһәр мәктәп укучылары, табиблар, Башкарма комитет вәкилләре җыелды. "Менделеев яңалыклары"язалар. 

«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» фестивале Менделеевскида өченче ел рәттән яшьләр арасында табиб һөнәренә кызыксынуны арттыру һәм өлкән сыйныф укучыларын медучреждение эше белән таныштыру максатыннан үткәрелә. 

Баш табиб Оксана Бахматова медицина югары уку йортларына керү өстенлекләре, сәламәтлек саклау системасы һәм Менделеевск үзәк хастаханәсендә эш мөмкинлекләре турында сөйләде. Казан дәүләт медицина университеты студенты Анна Ярославцева үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, вузга керү кагыйдәләре, абитуриентлар өчен тәкъдим ителә торган программалар турында сөйләде һәм студентлар тормышы турында фильм күрсәтте. 

Өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар һәм хастаханә биналары буенча күзәтү экскурсиясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International