1 февральдән беренче сыйныфларга язылу ачылды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Кабул итү кагыйдәләре гомумбелем бирү учреждениесе тарафыннан РФ законнары нигезендә мөстәкыйль билгеләнә. 1 нче сыйныфка кабул итү, шулай ук башка мәктәпкә күчерү турындагы гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Мәктәп һәм түгәрәкләр» бүлегендә электрон формада да бирергә мөмкин. Гаризаны электрон рәвештә бирү өчен гражданинның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган хисап язмасы булуы кирәк. "Менделеевск яңалыклары" язалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International