"Сталинградның даны һәм үлемсезлеге"

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

3 февраль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Герой-шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап «Сталинградның даны һәм үлемсезлеге» дип исемләнгән видео-экскурсия үткәрделәр.

Балалар Мамай курганындагы "Сталинград сугышы геройларына" тарихи-мемориаль комплексы буйлап виртуаль экскурсия ясадылар. Нәкъ менә биредә 1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы тәмамлана, ул Бөек Ватан сугышының гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышының да нәтиҗәсен хәл итә. Мамай курган-ул һәйкәл генә түгел. Бу-меңләгән солдатның гомере өзелгән, анда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар, балалар, картлар да үлгән урын. Чарада сугыш геройларына багышланган шигырьләр, җырлар, солдат хатларыннан өзекләр яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International