Россиянең Хәрби дан көнендә Яңа Кокшан авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире «Сталинград, без синең белән горурланабыз!» патриотизм дәресе оештырдылар.Бөтен Россия Иделдә бөек сугыш булганын хәтерли. 77 ел элек Сталинград сугышы меңләгән дошман төркемен тулысынча тар-мар итү белән тәмамланды. Бу җиңү Бөек Ватан сугышы барышына тамырдан үзгәреш кертте. Сталинград сугышының рәсми тәмамлануы дип 2 февраль санала. Халык арасында балалар да, өлкәннәр дә катнашкан викторина-сораштыру нәкъ менә шушы темага үткәрелде. Сталинград сугышы Ватан сугышында борылыш мизгеленә әйләнде.