«Партизан балалар» батырлык сәгате

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

1 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә катнашты. Китапханәче Медведева Н. С. «Партизан балалар» дигән батырлык сәгате үткәрде.

 

Балалар игътибарына «Балалар-Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән китап күргәзмәсе һәм «Солдатская» тематик композициясе тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны тар-мар итүдә партизаннар хәрәкәтенең роле, Ватан өчен көрәшкән яшь геройлар турында сөйләде. Балалар «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән презентация белән таныштылар, анда балалар өлкәннәр белән беррәттән ачлык һәм салкынлык, авыру һәм җимереклек, курку, үлем, газаплану, өметсезлекне кичерүләрен белделәр. Шулай ук Ю.Корольковның «Геройлар юлы» китабыннан өзекләр укылды.

Слайдларда балалар Яшь геройлар: Л. Голиков, В. Котик, З. Портнова, М. Козей, в. Щербацевич, Н. Богданованың портретларын күрделәр һәм батырлыклары турында белделәр.  Чара ахырында да «Шәмне яндырыгыз» дигән видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International