
1 февраль көнне 1 нче урта белем бирү мәктәбендә беренче мәктәпне тәмамлаучыларның традицион очрашуы узды.Мәктәпнең актлар залында барлык буыннарны тәмамлаучылар җыелды. Ләкин аерым игътибар юбилей чыгарылышларына юнәлгән иде. Алып баручы Шаймуратов Динар микрофонга чыгарылыш укучыларын чакырды. Укытучыларга һәм мәктәпкә рәхмәт сүзләре белән 1990 елгы, 1995, 2005, 2010 һәм 2015 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары мөрәҗәгать итте. Һәр чыгарылыш укытучыларына рәхмәт белдерде, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Сәхнәгә 1970 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары көчле алкышлар астында күтәрелде. Ел саен очрашуга чыгарылыш сыйныф укучылары күбрәк килә, бу исә укытучы хезмәтенә ихтирам булуын күрсәтә.