.jpg)
2020 елның 3 февралендә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында мари мәдәниятенең Юбилей Республика бәйрәме Семык концепциясе якланды, ул 2020 елда Татарстан Республикасы һәм Мари Эл Республикасы юбилее елында уздырыла. Бәйрәм республикаларның дустанә мөнәсәбәтләре символы булачак.Киңәшмә «Традицион мәдәниятне үстерүнең республика үзәге» ДБУ җитәкчесе - Мифтахова А.Р., Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе - Владимир Н.М., Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йорты директоры Шәрипов И.И. һ.б. катнашында узды. Концепцияне «Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе» МКУ башлыгы Е.В. Шиһапова уңышлы яклады.