Эшлекле сишәмбе

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

Шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында полиция начальнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлек начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рафкать Шамгунов хәбәр итте.

 Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка планлаштырылган чаралар турында ММР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәр Роберт Ринат улы сөйләде.

2019 елда "Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 10 нчы төзәтү колониясе" Федераль казна учреждениесе эшчәнлегенә күзәтү турында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 10 нчы төзәтү колониясе башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Сергей Александрович Харкевич сөйләде.

Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турында Менделеевск районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Иштанова Раушан Камил кызы сөйләде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне берләштерү турында «Нептун»ИК директоры Сергеев Вячеслав Валерьевич сөйләде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алексеева Татьяна Михайловна узган атнада гражданлык хәле актларын теркәү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International