(1).jpg)
Сталинград сугышы тәмамлануга багышланган Туган якны өйрәнү музеенда шундый исем астында чара узды.
1 нче мәктәпнең яшь армиячеләре, Сталинград сугышында катнашкан фронтовикларның туганнары, район ветераннар советы рәисе Л.Сорокина, хәрби комиссар С. Залуженко, туган якны өйрәнүче И. Камашев чараның кунаклары булдылар.
Сәламләү сүзе белән кунакларга Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.Ямалеева мөрәҗәгать итте.
Чара барышында А.Волков, М. Коробейников, Е. Богатов, и. Шабалин, Г. Черемисинов, Г. Мукменов һәм Сталинград фронтында сугышкан башка күп кенә якташларны искә төшерделәр.
Тыл хезмәтчәннәрен дә онытмаганнар, алар солдатлар белән беррәттән җиңүне якынайтканнар. Алар турында кунакларга туган якны өйрәнүче И.Камашев сөйләде.
«Бердәм Россия» партиясенең Менделеевск җирле бүлекчәсе вәкилләре Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Георгиевская лента» һәм «Татарстан триколоры» акцияләре үткәрделәр.