3 нче февральдә Тойгужа авылы китапханәсе Сталинград шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан “Сталинград: 200 көн дәвамында батырлык“ дип аталган батырлык сәгате үткәрде.
Китапханәче бу тарихи вакыйга турында сөйләде, күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Виктор Некрасовның “Сталинград окопларында” дигән китабыннан шул сугыш китергән югалтулар, сугышчыларның батырлыгы сурәтләнгән өзеген, һәм “Аларның исемнәре һәм батырлыгы онытылмады” дигән китаптан “Сталинград балалары” хикәясен укыдылар. Китапханәче, укылганнар буенча нәтиҗә ясап, балаларны корбаннар бәрабәренә яулап алынган тынычлыкның кадерен белергә, җиңүне яулаганда вафат булганнарны зур хөрмәт белән искә алырга, ветераннарга, сугыш чоры балаларына карата ихтирамлы булырга чакырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)