Сталинград сугышы – ил язмышын хәл иткән, сугыш барышында тамырдан борылыш ясаган һәм иң канкойгыч сугыш. Камай авылы мәктәбе укучылары өчен «Сталинград сугышы эзеннән» дип исемләнгән тарихи сәгать уздырылды, “Сугыш кайтавазы“ дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде.
Китапханәче Г.Галимуллина күргәзмәгә күзәтү ясап, балаларга Сталинград сугышының ничек башлануы, сугыш геройлары, балаларның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары һәм бөтен халыкның Сталинград сугышында батырлыгы турында сөйләде. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган презентация карадылар. Китапханәче Г.Галимуллина С.П.Алексеевның “Рассказы о великом сражении на берегах Волги” әсәреннән үз тормышлары бәрабәренә көтеп алынган җиңүне якынайткан солдатларыбызның батырлыгы турында өзекләр белән таныштырды. Ил тынычлыгы, дөнья иминлеге, якты киләчәк өчен көрәшүчеләр хакында онытмау – безнең бурычыбыз.
.jpg)
.jpg)