Республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча киңәшмә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Әлфия Когогина республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республиканың «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру» дәүләт программасында, «Газпром» ГАҖ инвестиция программасында, Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча һәм Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә эшче төркем утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Министрлыкның җаваплы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 2019 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре каралды, дәүләт ярдәменең норматив-хокукый базасын камилләштерү һәм бизнеска дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары турында нәтиҗәле мәгълүмат бирү буенча алдагы эш планнары билгеләнде.

"Безнең эшче төркем 2019 елда республика икътисадына 24 млрд. сум тирәсе федераль акча җәлеп итә алды. Тик акча-иң мөһиме түгел. Иң мөһиме, без яңа җитештерүләр, эш урыннары булдыруга ярдәм иттек, базарга авыл хуҗалыгы машина төзелеше, автомобиль төзелеше, җиңел сәнәгать, газ – мотор техникасы, суднолар проектлау һәм төзү, НИОКР ярдәме кебек юнәлешләрдә яңа продуктлар чыгардык», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча 2012 елдан башлап Татарстанда 17 эш төркеме эшли, аларның һәркайсын Дәүләт Думасы депутаты яки Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. Аларның эшчәнлеген координацияләүне һәм гомуми җитәкчелек итүне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International