8 февраль көнне Турай авылында саф һавада хәрәкәт активлыгын үстерү, салкыннарда җылыну, дөрес сулыш алу өчен бик кызыклы һәм күңелле уеннар узды, балалар рәхәтләнеп чана шудылар. Алар мавыктыргыч һәм салкын дөньяга юл тоттылар, ритм, игътибар, күзаллаулар, гомуми үз-үзеңне тоту культурасын үстерү буенча гадәти булмаган һәм кызыклы хәрәкәтле конкурсларда актив катнаштылар.
