Батырлык дәресе “Көчле рухлы кешеләр”

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə  «Көчле рухлылар. Разведчиклар һəм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигəн акциягә кушылып, «Көчле рухлы кешеләр» дип исемләнгән батырлык дэресе уздырдылар.

Китапханэче балаларга Бөек Ватан сугышында разведчиклар һəм партизаннарныӊ фашистларны тар-мар итүдə күрсəткəн батырлыклары  турында сөйлəде. Балалар «Дети-герои Великой Отечественной войны» китабыннан «Лёня Голиков», «Марат Казей», «Витя Коробков», «Лара Михеенко» хикәяләрен кычкырып укыдылар. Укылган хикәяләр буенча китапханәче әңгәмә оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International