Узган пәнҗешәмбедә 6 февраль көнне С.Гассар ис. мәдәният сараенда «Калфак» татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс булды. Әлеге кызыклы сәнгатькә өйрәнергә әбиләр, педагоглар һәм приютта тәрбиянүчеләр килде. Очрашуны Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Фирүзә Габдрахманова ачып җибәрде һәм туган телне, гореф-гадәтләрне, үз халкының динен саклау мөһимлеге турында сөйләде, барысына да уңышлы эш теләде. Бу очрашуда мастер-классны «Талантлы әбиләр» сәнгать клубы җитәкчесе Людмила Ивановна үткәрде. Аның исәбендә төрле стильдәге берничә дистә эксклюзив эш бар. Ә әле күптән түгел генә ул «Калфак» хатын-кызлар милли баш киемнәре ясауның берничә үз ысулын эшләгән. Үзенең белемнәре белән ул башка осталары белән бик теләп уртаклашты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)