10 нчы февральдә Тойгужа авылы китапханәсе рус шагыйре, язучы Б.Л. Пастернакның тууына 130 ел тулу уңаеннан ”Мәшһүр булу матур түгел” дигән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче әдәби сәгатьтә катнашучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, Пастернакның Бондюг эшчеләр поселогында яшәгән, П.К. Ушковларның химия заводы конторасында эшләгән аерым бер чоры турында тәфсилләп сөйләде. Китап укучылар “Доктор Живаго” романының кыскача эчтәлеге белән таныштырылгач, шагыйрьнең “Сайланма әсәрләр” китабыннан иҗат гомеренең төрле елларында язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)