Тойгуҗа авылының "Дөрешкәй" театр коллективының гастрольләре

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә туган. Шул уңайдан 8 февраль көнне Тойгуҗа авылының "Дөрешкәй" театр коллективы Псәй авылына аның "Койрыксыз сандугач" драмасы белән, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган, гастрольгә чыкты. Тулы зал тамашачылар Тойгуҗа авылы артистларын каршы алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтгалиев Вилдан Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә "Дөрешкәй" коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. ЦКС директоры Фәрхетдинова Рәйханә шулай ук артистларга искиткеч спектакль өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International