Сәйтәк авылы клубы Изге Вәли көне уңаеннан

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

14 нче февраль  Изге Вәли -Гашыйклар көне  . Кече яшьтәге балаларда ул әти-әниеңә, дусларыңа, туган җиреңә,кече Ватаныңа мәхәббәт белдерү көне буларак бәйрәм ителә.Шул максаттан чыгып Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Ләйсән” балалар бакчасы  балалары өчен  Вәли көне символы булган  йөрәкчекләр ясау буенча мастер-класс уздырды.Бааларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Бергәләшеп йөрәк урнаштырылган серле чәчәкләр ясадылар.Чәчәк урнаштырылган йөрәкчекләр-валентинкаларны балалар тәрбиячеләргә, әти-әниләренә, авылдашларга бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International