23 февраль көнне Ижевка мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Алып баручылар Лилия Вәлиева һәм Фәнисә Нургалиева ир-атларны, залда утыручы хатын-кызлар имеменнән бәйрәм белән котладылар. Ижевка мәдәният йортының иҗат коллективы батыр ир-атлар өчен якты, онытылмаслык концерт бүләк итте. «Зоренька»балалар ансамбле, солистлар Г.Никитина, Е.Тарасова, Н. Щуркина, А. Гоголев,В. Гоголев, Л. Вәлиева,Ф. Нургалиеваны, «Вечерушки» һәм «Иж таңнары»ансамбльләрен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Һәр чыгыш барысына да күңелле бәйрәм кәефе бүләк итте.