Медицина Советы утырышы

2020 елның 29 феврале, шимбә

Гассар исемендәге Мәдәният йортында медицина Советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Оксана Бахматова катнашты. 2019 елда «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ Медицина советының эшләнгән эше һәм 2020 елга бурычлар турында баш табиб Оксана Бахматова хисап тотты. Валерий Чершинцев 2019 елда социаль-икътисади район нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. Утырышта катнашучылар сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр, яшь белгечләрне җәлеп итү, районда үлүчеләр санын киметү һәм туучылар санын арттыру турында сөйләштеләр. Очрашу азагында бүләкләү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International