Татарстан - минем Ватаным!

2020 елның 29 феврале, шимбә

5 февраль көнне Тихоновка авыл китапханәсендә “Белочка” балалар бакчасы өчен “Татарстан-минем Ватаным!” исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны республика тарихы, гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырды. Шулай ук В.Хәмидуллинаның «Сабантуй күпере» шигырьләрен кычкырып укыдылар. Балаларга Г.Тукай, «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләре күрсәтелде. Татарстанда иң төп бәйрәм «Сабантуй»ның ничек уздырылуы турында видеороликны бик җентекләп карадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International