Районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды

2020 елның 29 феврале, шимбә

Беренче җыен Бөрешле авыл җирлегендә узды. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеевага, шулай ук Менделеевск районы хезмәтләре вәкилләренә бирә алды. Бөрешле авыл җирлеге башлыгы Смирнова Лидия Алексеевна 2019 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

2019 елдагы эш турындагы хисап белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы Юнысов Альберт Радик улы чыгыш ясады

ММР урманнарында янгын куркынычсызлыгы турында урманчы Мөхәммәтҗанов Акмаль Таһир улы сөйләде.

Менделеевск муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы сөйләде.

Бөрешле халкы, үз чиратында, район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр һәм автобус маршрутының хәрәкәте турында сорау бирделәр.Шулай ук юлларны ремонтлау һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, барлык мәсьәләләр дә контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International