Турай авылында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, шулай ук хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы гражданнар җыены узды.
Турай авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Турай авыл җирлеге башлыгы Рахимова Альфира Минерафис кызы чыгыш ясады.
2019 елгы эш турында хисап Акмалов Динар Фидаил улы-Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные сержанты.
ММР урманнарында янгын куркынычсызлыгы турында Гәрәев Әсхәт Галиәскәр улы-Лесничий.
Менделеевск муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы сөйләде.