6 февраль көнне Камай авылы китапханәсе КРАСНОСУЛИНО районы Җирлекара үзәк китапханәсе инициативасы белән оештырылган «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дип исемләнгән IV төбәкара акциягә кушылды. Бу акциянең максаты-Н.Павлова китаплары мисалында экологик тәрбия.
Камай китапханәсендә китапханәче Г.Галимуллина балаларга Нина Павлова турында «Нина Павлованың гаҗәеп дөньясы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул үз алдына балаларны кечкенәдән үк табигатьне аңлауга җәлеп итү бурычын куйды. Н.Павлованың китаплары укучыларны Һәр җанга сакчыл карарга өйрәтә. Китапханәче балаларга «Земляничка» әкиятен укыды һәм аларга үзләренә дә дәвам итәргә тәкъдим итте. «Котята», «кем башмаклары» хикәяләрен укыганнан соң, балалар сорауларга җавап бирделәр. Чарадан соң балалар әйләнә-тирәбезгә сакчыл карарга сүз бирделәр.