«Минем туган ягым - Татарстан»

2020 елның 29 феврале, шимбә

Тихоново авыл китапханәсендә кече сыйныф укучылары өчен “Минем Ватаным-Татарстан” дигән танып-белү сәгате үткәрелде.

Электрон презентация ярдәмендә балалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары белән таныштылар. Шулай ук танып белү мультфильмнарын карадылар һәм интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International