8 февраль көнне Турай авыл китапханәсе "Көчле рух: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция кысаларында «Кечкенә генә зур сугыш геройлары» тарихи досье үткәрелде, анда төрле яшьтәге укучылар катнашты.
Китапханәче Бөек Ватан сугышының кайбер вакыйгалары, партизаннар, сугыш вакытында аларның батырлыклары турында сөйләде. Балаларга Н.Надеждинаның «Партизанки», «Дети - герои Великой Отечественной войны», Борис Лавреневның «Разведчик Вихров» әсәрләреннән өзекләр укылды.