Татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә туган. Шул уңайдан 8 февральдә "Дөрешкәй" театр коллективы Псеево авылына аның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Койрыксыз сандугач" драмасы белән гастрольгә чыкты. Тамашачыларның тулы залын Тойгузино артистлары каршы алды! Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтгалиев Вилданга "Дөрешкәй" коллективына, Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә Рәхмәт хаты тапшырды. ЦКС директоры Фәрхетдинова Райхан да артистларга искиткеч спектакль өчен рәхмәт белдерде.