Сәйтәк авыл китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашты, аны Ростов өлкәсенең Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе оештырды.Чара башында Ростов өлкәсенең Кызыл Сулин шәһәрендә туып-үскән балалар язучысы Нина Павлова иҗаты белән кыскача танышу булды. Нина Павлова һөнәре буенча ботаник - тикшеренүче, ә сәләте буенча балалар язучысы була. Ул балалар өчен табигать турында бик күп хикәяләр һәм әкиятләр язган. Балалар белән «Нина Павлованың Яшел дөньясы»дигән экологик калейдоскоп үткәрелде. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Электрон презентация ярдәмендә балалар туган табигать турындагы дулкынландыргыч китаплар белән таныштылар. «Кем башмаклары», «Котята», «тычкан ялгышты»хикәяләре сайлап алынды. Укылган китапны ныгыту өчен китапханәче балаларга әкиятләр буенча сораулар бирде. Нина Павлованың китаплары һәр тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә. Ул, әлбәттә, дөрес һәм шигъри яза. Бу искиткеч язучының китапларын укып, балалар Нина Павлованың үсемлекче галим булуын белделәр, шуңа күрә ул табигать турында хикәяләр һәм әкиятләр язды.