Гражданнар кабул итү

2020 елның 29 феврале, шимбә

район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә атна саен гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү - үз проблемалары турында турыдан-туры сөйләргә мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә, матди чараларның кимчелекләренә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кешеләр үз тәкъдимнәре һәм идеяләре белән килә. 

Чираттагы кабул итүдә халык торак алуга чиратка куелу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына куелган мәсьәләләрнең асылы буенча аңлатмалар бирелде, сораулар тиешле хакимият органнары белән берлектә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International