Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары 100 мең сум алачак

2020 елның 29 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгына 25 әр мең сум акча бүлеп бирде. Татар-информ яза.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында Карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләү өчен 5 әр мең сум акча алачак. Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Балтач районында «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда булды. Музей экспозициясе белән республика җитәкчесен учреждение директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International