Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды.
Шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юнысов Альберт Радик улы сөйләде.
Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка планлаштырылган чаралар турында – муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы Хикматуллина Регина Анатольевна.
«Менделеевск РҮХ» ДАССОның 2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга эш планнары турында - Бахматова Оксана Алексеевна – «Менделеевск РҮХ»ДАССОның баш табибы.
Абалач авыл җирлеге башлыгының 2019 ел өчен хисабы - Исрафилов Илнар Шамил улы-Абалач авыл җирлеге башлыгы.
«Татарстан чаңгы юллары-2020» узышын үткәрү турында «Форпост»үзәге директоры Акбаров Илнур Нурулла улы сөйләде.