Монаш авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз»IV Төбәкара акциясендә катнашты.
Акциянең максаты-балалар язучысы иҗатын популярлаштыру. Нина Михайловна Павлова-рус совет язучысы, галим-селекционер, биология фәннәре докторы. Ул балалар өчен табигать турында әкиятләр, хикәяләр һәм очерклар авторы. Акция барышында китапханәче укучылар өчен «Нина Павлованың гаҗәеп дөньясы»дигән кычкырып укулар үткәрде. Кычкырып уку өчен «Мышонок забудился» һәм «тере бусинка»әкиятләре сайлап алынды. Соңыннан укылган әкиятләр турында фикер алышу булды.