Мастер-класс «Божья коровка»

2020 елның 29 феврале, шимбә

Хыял һәм фантазияне үстерү өчен теләсә кайсы кул эше файдалы. Әмма балалар өчен бисероплетение - ул үзен пөхтәлек һәм игътибар таләп итүче четерекле эштә сынап карау өчен кызыклы мөмкинлек. Бу дәрес бала өчен бик мөһим булган күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә ала. Хәтта матур почерк, пөхтәлек башкаруда язма эшләр дә өлешчә бисероплетение белән мавыгу хезмәте булырга мөмкин.

Песәй авылы китапханәчесе балалар өчен бисероплетение буенча «Божья коровка»дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

 Беренче дәрестә балалар бисер һәм сәйлән үрү тарихы турында белделәр, гади схемаларны укырга өйрәнделәр. Аннан эшкә бик теләп керештек. Нәтиҗәдә, менә шундый искиткеч чәчәкләр килеп чыкты. Ә китапханәдә олы яшьтәге балалар белән Кар кызы ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International