Чехов балаларга

2020 елның 29 феврале, шимбә

Илнәт авыл китапханәсе “Чехов волонтерлары, яки балалар балаларга укый” акциясендә катнашты. Акция А.П. Чеховның тууына 160 ел тулуга багышланган. Акцияне оештыручы - Таганрог ш. ЦБУК М. Горький исемендәге ЦГДБ Методико-библиография бүлеге. Акция кысаларында А.П. Чехов әсәрләре буенча «Чехов детям» дип кычкырып укулар үткәрелде. Укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, урта сыйныф укучылары Чеховның "Белолобый", "Каштанка", "Ванька" әсәрләреннән өзекләр укыдылар, ә аннары бергәләп бу хикәяләрнең төп геройлары турында фикер алыштылар. Балалар язучы турында күп мәгълүмат алдылар һәм аның әсәрләре белән кызыксындылар. "Чехов волонтерлары, яки балалар укый» акциясендә катнашу балаларны китап укуга тарту өчен яхшы мөмкинлек, чөнки китап уку һәркемгә шатлык китерә, үз-үзенә ышаныч тудыра һәм яхшы якка өмет бирә.  Китапханәче балаларга уку өчен китаплар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International