Район башлыгы Валерий Чершинцев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар. Утырыш барышында Марат Җәббаров үз нотыгында билгеләп үткәнчә, 2019 елда Татарстан Россия Федерациясе буенча 4 нче урынны һәм Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча 1 нче урынны алды.
«Узган ел эчендә республика тулай төбәк продуктында агросәнәгать комплексы өлеше 2018 елның 14,7% тан 16% ка кадәр артты. Эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да үсеш күзәтелә. 2019 елда, азык-төлекне дә кертеп, 461 млрд. сумлык продукция җитештердек. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем бәясе 3% ка артты һәм 251 млрд. сумга якын тәшкил итте", - диде министр.