Электрон хезмәт кенәгәсе

2020 елның 29 феврале, шимбә

2020 елда барлык теләүчеләр, электрон хезмәт кенәгәләрен сайлап, гадәти булган кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тарта ала.

Эшләүче барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.

Бу уңайдан эш бирүчеләргә кагылышлы үзгәрешләр дә бар.

2020 елның 1 гыйнварыннан иминләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны иминиятләштерүче оешмаларга ай саен хисап артыннан килә торган айның 15 нче числосыннан да соңга калмыйча РПФКА тапшырырга кирәк булачак, ә 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап эшкә кабул итү яки эштән китү очракларында хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны эш бирүче оешма тарафыннан пенсия фондына эшкә кабул итү яки эштән азат ителү датасыннан соң бер эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш булачак.

Быел электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче хисап Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр Пенсия фондына тапшырыла, эш бирүчегә, беренче чиратта, үзенең элемтә операторы яки Пенсия фондына шәхси мөрәҗәгать белән электрон документ әйләнешенә тоташу өчен гариза бирергә кирәк.

Иминләштерүче югарыда әйтелгән гаризаны тапшырганнан соң, ул электрон документ әйләнешенә тоташтыру турында хәбәрнамә алачак һәм шуннан соң гына хисапны электрон документ әйләнеше яки иминиятләштерүче кабинеты аша электрон рәвештә җибәрә ала.

«Бүгенге көндә иминләштерүче электрон документ әйләнешенә тоташтырылган булса, әлеге процедураны кабатларга кирәк, бу хисапның яңа формасын имзаларга вәкаләтле кешене аңлау өчен эшләнә", - дип билгеләп үтте республиканың Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәгълүматларны тапшыру срокларын бозган яки тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырган өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан салына торган административ җаваплылык билгеләнә.

2019 ел ахырына кадәр үк Пенсия фондының Татарстан бүлеге тарафыннан республика гражданнары белән генә түгел, ә иминиятчеләр белән дә «электрон хезмәт кенәгәләренә»күчкәндә кыенлыкларны булдырмас өчен көчле мәгълүмати-аңлату эше җәелдерелгән. Татарстан Пенсия фонды тарафыннан эшләнгән «электрон хезмәт кенәгәсе турында» иминләштерүче белешмәләре Менделеевскидан 1200 дән артык иминиятләштерүчегә эштә куллану өчен җибәрелде, аларда хисапларны тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук хәбәр итү һәм гаризаларның якынча формалары китерелде.

Мөһим! Барлык кирәкле документларны (гаризалар, хәбәрнамәләр, хисап формалары), иминиятләштерүчегә «электрон хезмәт кенәгәсе турында» белешмәлекләр, иминиятләштерүчегә кирәкле документларны тутыру, Пенсия фондына Хисап Бирү өчен, Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында карарга һәм күчереп алырга мөмкин. www.pfrf.ru( Татарстан Пенсия фондының региональ сайтында www.pension.sprrt.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International