13 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен “Бөтен яктан да барып җитәсем килә...” дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Ул Борис Леонидович Пастернак- шагыйрь, язучы, 1958 елгы әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Леонидовичның тууына 130 ел тулуга багышланды. Чарада шигырьләр һәм җырлар яздырылган видеофрагментлар, язучының тормышы һәм иҗаты турында документаль фильмнан өзекләр, шулай ук Борис Пастернак романы буенча төшерелгән "Доктор Живаго" нәфис фильмыннан өзекләр күрсәтелде.