Балалар бакчасында район башлыгы "Карповец" ТИҮ халкы белән очрашты

2020 елның 29 феврале, шимбә

Очрашуда Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, "Карповец" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлсинә Заһретдинова, шулай ук Менделеевск шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, йорт комитетлары рәисләре һәм шәһәр активы катнашты.

«Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 2019 елда башкарылган эшләре турында «Карповец»территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Загретдинова Гөлсинә Абдулла кызы чыгыш ясады.

«Карповец» территориясендә оператив хәлләр һәм 2019 елда оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында – Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные, полиция капитаны Гришанин Евгений Владимирович. Ул билгеләп үткәнчә,2019 елда хезмәт күрсәтүче административ участокта 39 җинаять теркәлгән,163 административ беркетмә төзелгән.

Янгын куркынычсызлыгы турында-Мифтахов Радик Шамил улы-Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы.

Менделеевск муниципаль районының 2019 елда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев сөйләде.

Очрашу ахырында район башлыгы ТҖҮ активистларын, Роза Йосыпованы һәм Нәзирә Гафарованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International